Минзәлә район мәдәният йортында мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан хәйрия ярминкәсе узды. Күргәзмә-сатуда кулдан эшләнгән әйберләр, камыр ризыклары һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин иде. Шулай ук коры ашлар, коры душ һәм сувенирлар ясау буенча мастер-класслар узды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары да читтә калмадылар. Алар камыр ризыклары сатуда һәм МХО катнашучылары ихтыяҗлары өчен коры душ әзерләүдә катнаштылар.
Учреждениегә даими рәвештә ярдәм күрсәтүче шәхси эшмәкәр Денис Фәхразиев хәйрия марафонына да буш кул белән килмәгән иде. Ул интернат-йортка проектор бүләк итте.
Ярминкәдә катнашучылар мохтаҗларга ярдәм итүгә үз өлешләрен кертә алуларыннан канәгать калдылар. Мондый чаралар ярдәмендә кешеләр матур әйберләр сатып ала, яхшы эшләр эшли һәм мохтаҗларга ярдәм итә алалар.