Рәхмәт һәм җылылык белән: Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 6 декабре, җомга

Бүген Креатив процесслар фабрикасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Биредә авырлыкларны җиңеп, уңышларга ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хөрмәтләделәр. Әлмәт районында 10 меңнән артык шундый кеше яши, алар арасында 1 189 балачактан инвалид, шуларның 823 – 18 яшькә кадәрге балалар.

Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова һәм ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады.

Җәмәгать оешмаларының актив әгъзаларына һәм спортчыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Соңыннан иҗат коллективлары катнашында «Чикләүләрсез яхшылык» бәйрәм концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International