Әлмәтнең «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында тантаналы чара узды. «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары тарафыннан башкарылган декоратив-гамәли иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Һәрбер эш – авторның уникаль эчке дөньясының, аның матурлыкны кабатланмас күзаллавының һәм үз-үзен белдерүгә омтылышының чагылышы.
Бәйрәмнең иң якты мизгелләренең берсе социаль хезмәтләр алучыларның чыгышы булды. Залда чарада катнашучыларның талантына һәм рух көченә тирән хөрмәт һәм соклану атмосферасы хөкем сөрде.