Ел саен 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Бүген Тукай муниципаль районының Боерган авылы социаль хезмәткәрләре Ветераннар советының беренчел иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә Советлар Союзы Герое улы, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучы Рәфис Галиевны хөрмәтләделәр. Өлкән яшьтәге кеше белән очрашу барышында гаилә альбомын карау оештырылды.