9 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Цифрлаштыру дөньясында» дигән чара үткәрелде.
Дәреснең максатлары: цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, тормышның төрле өлкәләрендә цифрлаштыруның мөһимлегенә игътибар җәлеп итү, цифрлы технологияләрне куллануның өстенлекләрен аңлату.
Чара Интернетның тормышыбыздагы роле турында фикер алышудан башланды. Аннары викторина уздырдылар, чарада катнашучылар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясадылар.
Ахырда «Киләчәк шәһәре» видеоролигын карадылар, ИТ-белгечләр өчен Россиядә беренче булган Иннополис шәһәре турында белделәр.
Чарада биш кеше катнашты.