9 декабрьдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройлар турында хәтер безнең йөрәкләрдә яши» дигән патриотлык дәресе үткәрелде.
Чара барышында тәрбияләнүчеләргә әлеге бәйрәмнең тарихы, Россия геройлары, аларның батырлыклары турында сөйләделәр. Шуннан соң һәйкәлләргә һәм истәлек урыннарына экскурсия оештырдылар, чәчәкләр салдылар.
Мондый чаралар Ватан Геройлары көненең әһәмияте турында күбрәк белергә генә түгел, ә үз илең өчен горурлык, патриотлык һәм бердәмлек хисләрен үстерергә дә ярдәм итә.