«Минем Ватаным – Татарстан» конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Октябрь–ноябрь айларында гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәтләрен алучылары арасында «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсы узды. Конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 53 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән балалар катнашты.

Конкурска барлыгы 257 рәсем тәкъдим ителгән иде. Иң яшь рәссамнарга 6 яшь тулган, ә иң өлкәннәренә – 17.

Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча «Минем Ватаным – Татарстан» конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

«Минем яраткан ягым» номинациясе:

1 урын – Розалина Мухамова, Питрәч районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» социаль приюты;

2 урын – Лиана Нәфыйкова, Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

3 урын – Марк Барцев, Казандагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәге.

«Халкымның мәдәни традицияләре» номинациясе:

1 место – София Матвеева, Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты;

2 место – Иван Турик, Яшел Үзән районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге;

3 место – Каролина Трофимова, Арча районында «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

«Киләчәк шәһәре» номинациясе:

1 место – Риана Шәрәфиева, Баулы районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» тернәкләндерү үзәге;

2 место – Азалия Ибраһимова, Казан шәһәрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

3 место – Рәсүл Ярмиев, Минзәлә районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәге.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International