Сукырлар үзәгендә Санкт-Петербургтан мәктәп укучылары булып китте

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

4 декабрьдә Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә Санкт-Петербургтан бер төркем өлкән сыйныф укучылары булып китте. Грот исемендәге 1 нче мәктәп-интернат укучылары Казанга сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172 нче махсус мәктәп белән танышырга килгәннәр.

Укучылар өчен төрле экскурсияләр оештырылды, шул исәптән Сукырларны тернәкләндерү үзәгенә. Үзәк хезмәткәрләре укучыларга йорт хуҗалыгы кабинетын, компьютер классларын, сукырларны укыту өчен махсус җиһазларны, шулай ук җайлаштырылган өстәл уеннарын күрсәттеләр. Учреждение психологы үзенең озатучы эте турында сөйләде, төрле трюклар күрсәтте.

Кунаклар үз мәктәпләре турында сөйләделәр һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International