«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгенә бәйрәм концерты бүләк иттеләр

2024 елның 6 декабре, җомга

5 декабрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Халык уен кораллары дәүләт оркестры солистлары балалар, ата-аналар һәм үзәк хезмәткәрләре өчен искиткеч бәйрәм концерты күрсәттеләр.

Музыкантлар тылсымлы музыкаль келәм-самолетта тыңлаучыларны бөтен дөнья буйлап йөрттеләр. Тамашачыларның соклануы һәр мизгелдә сизелә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International