«Опека» комплекслы үзәгендә Халыкара иреклеләр көне узды

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар һәм «Волонтер» хәрәкәте волонтерлары белән берлектә Халыкара иреклеләр көненә багышланган чара оештырдылар. Очрашуларның кураторлары гамәлдәге волонтерлар булды.

Чара кысаларында волонтерлык ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды, волонтерлык хәрәкәтләре турында сөйләштеләр. Балалар волонтерлар отрядына кем керә алуы турында файдалы мәгълүмат алдылар, волонтерлыкның асылы турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International