5 декабрьдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы филармониясе артистлары Яхин Нурислам һәм Миләүшә Фазылҗанова «Музыка канатларында» дигән концерт белән чыгыш ясадылар. Чара Иреклеләр көненә багышланган иде.
Артистлар, гүзәл көйләр дөньясына алып баручылар кебек, тамашачыларның иң тирән күңел кылларына кагылдылар. Музыка тавышлары үткәнгә күчерде, якты истәлекләр, күңелне нечкәртә торган хисләр уятты.
Чарада 49 кеше катнашты.