Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр ярышларда катнаша

2024 елның 6 декабре, җомга

Инвалидлар декадасында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Наталья Самаркина адаптив өстәл уеннары буенча ярыш үткәрде.

Белгеч фикеренчә, уен барышында кул һәм бармакларның функциональ мөмкинлекләре торгызыла, сенсомотор күнекмәләр киң үсеш ала.

Ярыш йомгаклары буенча һәр уен төрендә иң көчлеләр билгеләнде. Хәйретдинова Фәридә джакколода җиңде, ә Елена Ореховская берьюлы ике уенда – шаффлборд һәм новуста иң яхшысы булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да бүләкләр алды, ә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International