Инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен, иминлеген һәм абруен яклау, иҗтимагый тормышта катнашу мөмкинлеге, шулай ук теге яки бу дәрәҗәдә физик, психик һәм сенсор мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата җәмгыятьтә яхшы мөнәсәбәт формалаштыру максаты белән төрле чаралар үткәрелә.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе район Ветераннар советы белән берлектә өйдә очрашулар оештырды. Яңалыклар белән уртаклаштылар, бер-берсенең уңышларына сөенделәр, йөрәк җылысын бүләк иттеләр.
Үзеңне җәмгыятьнең кирәкле һәм кыйммәтле әгъзасы итеп тою мөһим, шуңа күрә мондый чаралар кайчак ялгыз калучылар өчен чын бәйрәмгә әверелә.