Шушы көннәрдә Казанда «ЛУЧ. Сизә белгән кешеләр» халыкара интеграль иҗат фестиваленең гала-концерты узды.
Чарага Россиянең 40ка якын төбәгеннән, Төркиядән, Үзбәкстаннан һәм Беларусь Республикасыннан сәламәтлек үзенчәлекләре булган 500дән артык кеше килде. Программада җырлар һәм биюләр, музыка коралларында уйнау, шигырьләр уку һәм оригиналь жанрда чыгышлар булды.
Чараның төп максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең актив тормыш позициясен формалаштыруда ярдәм итү, аларга үзләрен иҗади яктан тормышка ашыру мөмкинлеге бирү.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр фестивальдә 2020 елдан бирле актив катнашалар. Быел «Вокал» номинациясендә Гөлүсә Гарифҗанова I дәрәҗә лауреат булды. Ул үзәкнең музыкаль җитәкчесе Ләйсән Галиева белән вокал белән шөгыльләнә, ул чараны оештыручылардан конкурста катнашуы өчен рәхмәт хаты алды.
Конкурс йомгаклары буенча гала-концертта катнашучыларның барысына да дипломнар, кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.