5 декабрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин инвалидларның һәм инвалид балаларның ата-аналары белән очрашты. Очрашу Казанда «Игелекле Казан» АКБО мәйданчыгында узды.
Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге һәм Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан оештырылган иде.
Катнашучылар инвалидларны социаль яклау, инклюзив белем бирү һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.