«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр «Йөрәкне җылытабыз» акциясендә катнаштылар

2024 елның 6 декабре, җомга

3 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Йөрәкне җылытабыз» акциясе узды. Инвалидлар декадасы кысаларында тәрбияче Венера Халикова һәм балалар мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган гаиләләрдә булдылар. Балалар аларга җылы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр күңелгә ятышлы концерт программасы белән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар дәртле җырлар җырладылар, биеделәр, ихлас күңелдән аралаштылар. Интернат-йортта яшәүчеләр һәр яшь артистны алкышлап каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International