Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Игелекле йөрәк» акциясе уздырдылар. Бөтендөнья иреклеләр көне кысаларында тернәкләндерү үзәгендәге балалар волонтерлар белән бергә каты авырулы инвалид балаларга адреслы ярдәм күрсәттеләр.
Авыру балаларга кирәкле гигиена чаралары сатып алганнар иде. Мондый гади әйберләр балаларның һәм аларның гаиләләренең көндәлек тормыш шартларын шактый җиңеләйтә ала.
Акциядә катнашучыларның барысы да шатлык, кайгырту һәм игътибар бирергә тырыштылар. Волонтерлар балалар белән төрле күңел ачулар һәм уеннар оештырып, җылылык һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы тудырып вакыт үткәрделәр.