Буа интернат-йортында инвалидлар декадасы башланды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар «Чәй дә эчәбез, җыр да җырлыйбыз» дигән табын артына җыелдылар.

Чараның төп максаты җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүдән, шулай ук инвалидлар турындагы фикерне үзгәртүдән гыйбарәт.

Интернат-йортта яшәүчеләр дуслык турында сөйләшүгә актив кушылдылар, тәм-томнар белән чәй эчтеләр, барысы бергә баянга яраткан җырларын башкардылар. Чара һәркемгә дә яхшы кәеф, шатлык бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International