Лениногорскида инвалидлар ункөнлеге уңаеннан ведомствоара түгәрәк өстәл оештырылды

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Дари добро» оешмасы белән берлектә, инвалидлары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча ведомствоара түгәрәк өстәл оештырдылар.

Чарада прокурор ярдәмчесе, Лениногорск башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, «Дари добро» рәисе, «Исток–Башлангыч» үзәге директоры, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире, балалар поликлиникасы мөдире, Россия социаль фондының ТР буенча бүлекчәсенең Лениногорск районындагы клиент хезмәтенең баш белгеч-эксперты катнашты.

Тернәкләндерүнең техник чаралары, шифаханә-курорт дәвалануы, дару препаратлары белән тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Комплекслы үзәк директоры катнашучыларга тернәкләндерү җайланмаларын прокатлау пункты эше, инвалид балаларның ата-аналарына яки законлы вәкилләренә гомуми тәрбия күнекмәләренә өйрәтү буенча ярдәм оештыру, балалар белән эшләү формалары турында сөйләде.

Мондый очрашуларны квартал саен оештырырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International