Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү ТР Милли китапханәсендә узды.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Лилия Паньшина «Гаилә кыйммәтләре» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Быел иҗтимагый тәрбиячеләр институты төзелүгә 15 ел тула. Җәмәгать тәрбиячеләренә зур җаваплылык йөкләнгән, аларның хезмәте балалар йөрәгендә югары әхлакый кешелек сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән.