30 ноябрьдә Казан Ратушасында III Республика инклюзив балы узды. Бу социаль-мәдәни чара, анда 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалид һәм инвалид булмаган балалар һәм яшьләр катнашты.
Проект активлыгы кысаларында Арча, Апас, Лаеш һәм Казаннан 220 кеше адаптив тарихи-көнкүреш биюләре буенча белем алды.
Чараның кунагы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды. Ул балда катнашучыларны җылы сәламләде һәм оештыручыларга мондый масштаблы чара өчен рәхмәт белдерде.
«Яңа ел алдыннан Казан ратушасында шундый тылсымлы чара уза, әйтерсең тарихи картиналардан күренешләр җанлана. Бу матурлык, илһам бәйрәме генә түгел. Моның артында бик зур эш тора», – дип билгеләде министр.
III Республика инклюзив балының трансляция язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/ball_for_all_kazan?z=video-212683356_456239057%2F6cf3b5512f3221f332%2Fpl_wall_-212683356.
Фото чыганагы «ВКонтакте»да Республика инклюзив балының рәсми төркеме