29 ноябрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Прокат пункты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге әти-әниләрен караучы туганнары өчен дәрес үткәрелде. Дәреснең темасы – «Техник тернәкләндерү чараларын сайлау». Чараның максаты – тернәкләндерү чараларын дөрес сайларга һәм көйләргә өйрәтү.
Прокат пунктында һәркемнең ихтыяҗы өчен техник тернәкләндерү чараларын сайлап алырга мөмкин. Исемлек һәм сроклар белән шәхсән Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 йорт, 13 нче кабинет адресы буенча, шулай ук (85595) 5-16-14 телефоны буенча танышырга мөмкин.