Социаль хезмәткәр ярдәмгә ашыга

2024 елның 29 ноябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы В. Ивановна Паркинсон авыруы белән авырый. 3 төркем инвалид хатын-кыз социаль хезмәт күрсәтүдә 2022 елдан бирле тора.

Ире иртә үлә, улы белән ачуланышканнан соң аралашмый башлыйлар. В. Ивановна үзен социаль хезмәт күрсәтүгә алуны сорап мөрәҗәгать итә. Социаль хезмәткәр, кайгырту һәм көнкүреш ярдәменнән тыш, социаль-тернәкләндерү чаралары да үткәрә: алар көн саен су-джок терапиясе, физик күнегүләр ясыйлар, музыка тыңлыйлар.

В. Ивановна үзенең авыруы аркасында бүгенгедән күп нәрсәне оныта, әмма үткәнне ачык хәтерли. Социаль хезмәтләр алучы хәтерен шулай тиз югалтмасын өчен, социаль хезмәткәр аның белән фотосурәтләр карый, үткәннәрне искә төшерә, ә хатын-кыз шатланып хатирәләре белән уртаклаша, төрле темаларга әңгәмә кора.

Социаль технологияләрне куллану кешенең активлыгына ярдәм итә, кәефен күтәрә, депрессиядән коткара, яшәргә һәм авыруга каршы торырга стимул бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International