6 декабрьдә 11:00 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгендә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары катнашында «Игелек сәнгате» республика социомәдәни инклюзив чарасы узачак.
Чара кысаларында 11:00–12:30 балалар өчен танып белү һәм үстерү мастер-класслары һәм тренинглары, вакансияләр ярминкәсе, сәламәтлек саклау белгечләре консультацияләре һәм тикшерүләре, шулай ук чакырылган белгечләр / төрле министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар вәкилләре тарафыннан ата-аналарга актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр бирү планлаштырылган.
Сәгать 12:30 «Очучы корабль» әкиятен күрсәтәчәкләр.
Теләге булган һәркем «Игелек сәнгате» социомәдәни инклюзив чарасында катнаша ала. Моның өчен 3 декабрьгә кадәр Rcdpov.Solnechnyy-kz@tatar.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.