Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тематик чаралар узды

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья бала хокуклары көне уңаеннан балалар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә берничә чара үткәрелде.

Өлкән һәм кече төркем балалар өчен танып-белү сәгатьләре үткәрелде. Балалар уен формасында дәүләт гарантияләгән хокуклар һәм бурычлар белән таныштылар, видеоролик карадылар, балалар хокуклары турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.

Ата-аналар өчен Лаеш муниципаль районы буенча Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Ильмира Әюпова белән түгәрәк өстәл оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International