«Восхождение» тернәкләндерү үзәгенә кунакка хоккейчылар килде

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хореография студиясенең берьюлы ике номеры «Кулга-кул тотыйк, дуслар!» конкурс-фестивалендә җиңүче булды. Фестивальне оештыручылар студиядә катнашучыларның хыялын тормышка ашырдылар һәм биючеләр янына «Ак барс» хоккейчыларын чакырдылар.

Дмитрий Юдин, Дмитрий Кателевский һәм Альберт Яруллин «Восхождение» үзәге коллективы чыгышын карадылар, сорауларга җавап бирделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Очрашу бик кызыклы булды.

Ахырда уенчылар автографлар бирделәр, истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International