20 ноябрьдә Яр Чаллыда районның территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре белән чираттагы утырыш узды.
Халыкара инвалидлар көне алдыннан утырышка «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Лилия Вәлиева чакырылган иде. Ул «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында шәһәрдә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Утырышта катнашучыларга кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирелде, буклетлар һәм «Ышаныч» үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмати материал таратылды.