Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар район китапханәсендә булдылар. Шулай ук алар журналист, күп кенә туган якны өйрәнү, публицистик һәм документаль китаплар авторы Миңневарис Мингалиевка багышланган «Каләм остасы» әдәби-музыкаль юбилей кичәсендә булдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар «Фән һәм техника серләре» китап күргәзмәсе белән таныштылар, китапханә хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар башкарган шигырьләрне һәм җырларны кызыксынып тыңладылар. Мондый чаралар күңелле эмоциональ тәэсирләр тупларга, дөньяга карашны киңәйтергә ярдәм итә.