«Юдино-2» вокзалы бинасында мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен көтү залы ачылды

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

«Бердәм ил – уңайлы мохит» проекты кысаларында «Юдино-2» тимер юл вокзалында «РЖД» ААҖ мобильлеккә ярдәм итү үзәгенең көтү залы ачылды, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен билгеләнгән.

Татарстанда аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен барлыгы дүрт зал эшли, шуларның өчесе ерак араларга йөрүче поездларга хезмәт күрсәтүче вокзалларда урнашкан.

«Россия тимер юллары» ААҖ мобильлеккә ярдәм итү үзәге проекты кысаларында аз хәрәкәтләнүче пассажирларга вокзал комплексына килү буенча тәүлек буе кирәкле ярдәм күрсәтелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен көтү бүлмәсеннән кечкенә балалары булган яшь әниләр дә файдалана ала.

Татарстанда бүген 278 мең инвалид яши. Тимер юлда аларга элек тә зур игътибар бирәләр иде. Әмма бу категория өчен махсус ясалган яңа залларга ихтыяҗ зур булачак, чөнки алар заманча таләпләргә туры килә, уңайлылыгы белән җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International