Ноябрьдә «Профессионаллар» чемпионаты финалы узачак

2024 елның 15 ноябре, җомга

26–30 ноябрьдә Санкт-Петербургта Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы узачак. Чара кысаларында иң актуаль һәм кирәкле юнәлешләр буенча ярышлар узачак, шул исәптән ген инженериясе, квант технологияләре, мәгълүмати куркынычсызлык һәм башкалар. Спорт ярышларыннан тыш, бай эшлекле программа да әзерләнгән, ул өч көн дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасыннан төп яшь категориясендә – 46, юниорлар лигасында – 16 һәм корпоратив лигада 5 конкурсант катнашачак. Җыелма команда составына Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрнең мәгариф учреждениеләреннән катнашучылар керде.

«Профессионаллар» чемпионаты финалы Һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте кысаларында инде икенче ел уза. 2024 елда әлеге хәрәкәттә 500 меңнән артык кеше катнашты, шуларның 130 меңнән артыгы – Россиянең барлык төбәкләреннән конкурсантлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International