Ярлылык дәрәҗәсен киметү өчен республикада нинди чаралар күрелә

2024 елның 15 ноябре, җомга

2019 елдан Татарстан Россия Хезмәт министрлыгының ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча пилот проектында катнаша. Хәзерге вакытта 2023–2030 елларга Татарстан Республикасында керемнәре ярлылык чигеннән түбән булган халык өлешен киметү буенча региональ программа гамәлдә.

Ярлылык проблемасын хәл итү, беренче чиратта, икътисади чараларны гамәлгә ашыру өлкәсендә ята. Хезмәт базарындагы вәзгыять зур әһәмияткә ия.

2019 ел ахырына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,54 % тәшкил итте. Агымдагы елның 1 ноябренә бу күрсәткеч 0,16 %. Бүген Татарстанда бер эшсезгә 12 вакансия туры килә.

2024 елның 10 аенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә тиешле эш эзләү максатыннан 35,4 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 75,5 % эшкә урнаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшсезлекнең уртача дәвамлылыгы кыскарды – 2019 елда 121 көн, ә 2024 елда 106 көн.

Ярлылыкка каршы көрәштә тагын бер юнәлеш – хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрү. Республика хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 1 урынны алып тора. 2024 елның гыйнвар–август айларында уртача айлык хезмәт хакы 70 764 сум тәшкил итте.

Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр саны 2019 ел белән чагыштырганда 1,2 тапкырга арткан – 788,7 мең кеше. Үзмәшгульләр саны да арта. Бүген алар 352,7 мең, бу 2019 елга караганда 5,6 тапкырга күбрәк.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре аша 2019 елдан 2,4 мең кеше үз эшен ачкан.

Социаль контракт технологиясен кулланып, 2020 елдан 8,5 мең кеше шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булган.

Ярлылыкны киметүдә авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программалары зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасында 417 мең шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 2 585 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Алар өчен федераль программалар һәм республика ярдәм чаралары каралган.

Ярлылыкка каршы көрәшнең киләсе юнәлеше – үзләрен матди яктан мөстәкыйль тәэмин итә алмаган гражданнарга ярдәм итү. Республикада 61 чараны үз эченә алган социаль ярдәм чаралары системасы формалаштырылган.

Әгәр 2019 елда социаль ярдәм чараларын 1,57 млн кеше алган булса, 2024 елда – 1,1 млн кеше. 5 ел эчендә республиканың 500 меңгә якын гражданы үз керемнәрен арттырды, аз керемлеләр арасыннан чыкты.

Социаль контракт та ярлылыкны киметүнең нәтиҗәле коралы булып тора. Социаль контракт технологиясе 2011 елдан дәүләт социаль ярдәмен күрсәткәндә кулланыла.

2020 елдан 35,9 мең социаль контракт төзелгән. Социаль контрактлар белән 95,2 мең аз керемле граждан колачланган.

Социаль контрактларның нәтиҗәлелеге республикада югары күрсәткечкә ия. 2023 ел нәтиҗәләре буенча социаль контрактларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә керемнәре җан башына яшәү минимумыннан артып киткән гражданнар өлеше 62,4 %, ягъни 6 898 кешедән 4 305 кеше тәшкил итте.

Татарстан Республикасында гражданнарның керемнәрен арттыру буенча эш системалы нигездә алып барыла һәм үз нәтиҗәләрен бирә. Бүген ярлылык дәрәҗәсе 4,6 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International