Махсус хәрби операция катнашучысы Түбән Каманың «Шәфкать» үзәгендә тернәкләндерү узды

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елда Сергей Черняев, үзенең яшенә карамастан, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Хезмәттәшләре 60 яшьлек Түбән Кама ир-егетенә «Старый» («Карт») позывное биргәннәр.

Сергей Черняев арттехвооружение хезмәте башлыгы сыйфатында хезмәт иткән. Ул «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.

Луганск өлкәсендә хәрби хәрәкәтләр вакытында ир-ат башына авыр җәрәхәт ала. Ике ай ул хәрби госпитальдә дәвалана. Аннары, икенче группа инвалидлык алгач, өенә кайта.

29 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Сергей Черняев Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләндерү уза. Биредә ул медикаментоз һәм физиотерапевтик дәвалау, массаж алган. Дәвалау физкультурасына аерым игътибар бирелгән. МХО катнашучысының психоэмоциональ халәте төркемле психологик дәресләр һәм индивидуаль консультацияләр барышында төзәтелә.

Сергей Черняев хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия, дәүләт тарафыннан тиешле барлык түләүләрне һәм ташламаларны ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International