Югары Ослан интернат-йортында берничә тематик чара үткәрелде

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара сукырлар көненә багышланган чаралар узды. Интернатның радиоүзәге аша социаль хезмәтләр алучылар өчен хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич үткәргән мәгълүмат сәгатеннән башладылар. Аннары барысын да район мәдәният йортында урнашкан «Мәдәниятләр диалогы» музеена чакырдылар. Аның директоры Анжелика Решетова экскурсия барышында узган еллар атмосферасына чумдырды. Өлкән яшьтәге экскурсантлар зур кызыксыну белән балачак һәм яшьлектән таныш әйберләрне, иске фотосурәтләрне, открыткаларны, вымпелларны карадылар.

Узган еллар турындагы әңгәмә район мәдәният йортында чәй эчү белән дәвам итте. Анжелика Решетова шушы көннәрдә интернат-йортка барырга һәм социаль хезмәтләр алучылар өчен иҗади мастер-класс уздырырга вәгъдә итте.

Светлана Лазуркевич сүзләренчә, мондый эчтәлекле чаралар халыкның тормышын төрлеләндерергә мөмкинлек бирә, аларда әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International