12 ноябрьдә Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы Тамара Храмова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Ветераннарның (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы советы һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре котлады. Юбилярга нык сәламәтлек, актив озын гомер, якыннарының игътибарлы һәм кайгыртучан булуын теләделәр.