2025 елда Татарстанда янә «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының федераль этабы узачак

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Хезмәт министрлыгы Татарстанның 2025 елда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабын уздыру турындагы гаризасын хуплады. Конкурсның федераль этабын уздыру мәйданчыгы Казан радиомеханика көллияте булачак.

Быел республика бөтенроссия конкурсында катнашучыларны кабул итте инде. «Алабуга Политех» мәйданчыгында конкурсның федераль этабы кысаларында иң яхшы химик анализ лаборантын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International