«Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә кысаларында 2024 елда уздырылган конкурс нәтиҗәләре расланды. Конкурста катнашучылар һәм оештыручылар адресына рәхмәт сүзләре әйтелде.

Быел бөтенроссия конкурсының федераль этаплары түбәндәге номинацияләр буенча узды: «Котельный җиһазларын ремонтлау буенча иң яхшы слесарь», «Иң яхшы химик анализ лаборанты », «Иң яхшы токарь», «Релейлы саклау һәм автоматика буенча иң яхшы электромонтер», «Иң яхшы сыр пешерүче». Татарстан, Россия химиясе һәм нефть химиясенең иң эре үзәкләренең берсе буларак, «Иң яхшы химик анализ лаборанты» номинациясе буенча конкурсантлар кабул итте.

Конкурс йомгаклары буенча «Иң яхшы токарь» номинациясендә иң яшь катнашучы – Татарстаннан 22 яшьлек Айдар Ашрәпов җиңде. Җиңүче 4 ел токарь булып эшли, 6 нчы разрядка ия.

Фото авторы: Россия Хезмәт министрлыгы

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Хезмәт министрлыгы Татарстанның 2025 елда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабын уздыру турындагы гаризасын хуплады. Конкурсның федераль этабын уздыру мәйданчыгы Казан радиомеханика көллияте булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International