Профессиональ визажист «Астра» үзәгендә тәрбияләнүче кызлар өчен хәйрия мастер-классы үткәрде

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Алабуга районында профессиональ визажист һәм биюче Алина Забражных мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче кызлар өчен үзләрен карау буенча хәйрия мастер-классы оештырды. Кызлар косметика куллану һәм эстетик макияж сәнгатен үзләштерделәр.

Хезмәт нәтиҗәләре «Пальма» фотостудиясендә узган профессиональ фотосессиядә теркәлде, анда кызлар үзләрен чын модельләр итеп хис иттеләр. Бүләккә балалар профессиональ фотографтан сурәтләр һәм кондитер Ирина Балобановадан капкейкалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International