Үзәк китапханә залында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучы, яшь рәссам Андрей Кузьминның картиналарының «Туган киңлекләр» шәхси күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Андрей Кузьмин тормышның төсләрен иҗат аша күрсәтә. Ул аеруча яратып туган авылы пейзажларын ясый, оста итеп портретлар, натюрмортлар, йорт хайваннары һ. б. ясый. Очрашуда ул үзенең иҗат юлы турында рәхәтләнеп сөйләде.
Рәссамны котларга көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр генә түгел, туганнары, якыннары, дуслары да килгән иде.
Андрей Кузьмин үзен эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә сынап карый. Аның башкаруында җырлар, үзе язган шигырьләр яңгырады. Кунаклар алдында шулай ук Зәй иҗат коллективлары чыгыш ясады.