Алабуга интернат-йорты үзенең талантлары белән гаҗәпләндерде

2024 елның 8 ноябре, җомга

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре коллективлары арасында «Алабуга-Арт» муниципаль үзешчән сәнгать конкурсының сайлап алу этабында үз сәләтләрен күрсәттеләр.

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә чыгыш ясау өчен өч номер әзерләгәннәр иде. Чыгыш Зөлфия башкаруында «Иделдән Ениисейга кадәр» җыры белән башланып китте, аның вокаль номерын Гөлназ биюе һәм Александр гармун уйнавы бизәде. Интернат-йортның «Лейся, песня» иҗат коллективы башкаруында «Кечкенә авыл» җыры белән чыгыш дәвам итте. Программа Фәридә һәм Гөлназның дәртле биюе белән тәмамланды.

Катнашучылар үзләре әйтүенчә, алар өчен иң мөһиме җиңү генә түгел, ә үз талантларын күрсәтү мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International