Казанда «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

2024 елның 2 ноябре, шимбә

2 ноябрьдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында чираттагы ведомствоара консилиум узды. Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, медицина, мәгариф, физкультура-спорт, социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр сәясәте оешмалары, мәдәният учреждениеләре вәкилләре, шулай ук дәүләтнеке булмаган социаль хезмәт күрсәтүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International