«Ышаныч» тернәкләндерү үзәге «Мирас-Наследие» лагерында смена ачылуда катнашты

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Гөлнара Кәримова «Мирас-Наследие» лагеренда «Дуслык китабы» исемле беренче әдәби смена ачылышында катнашты.

Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

«Мирас-Наследие» лагеренда әдәби смена беренче тапкыр уза һәм төрле үзенчәлекләре булган балалар өчен инклюзив киңлек булачак.

Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә заездда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International