Әтнә районы өлкәннәренең файдалы хезмәте

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Хезмәт терапиясе өлкән яшьтәге гражданнарны һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик яктан үстерүгә, тормышка уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү теләген булдыруга юнәлдерелгән. Әтнә районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән төрле куаклар үстерәләр, аларны агачларны карау кагыйдәләре белән таныштыралар.

Өлкән яшьтәге Галиуллиннар парының йорт яны территориясендә тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы җимешле куаклар үсә.

«Мин җимеш бирә торган куакларны бик яратам. Социаль хезмәткәребез белән бергә кышка файдалы әзерлекләр – варенье, компот һ. б. әзерлибез. Аңа ярдәме өчен зур рәхмәт», – ди Габделрәшит Галиуллин.

Өлкән яшьтәге Яһудиннар үз куллары белән табигый материаллардан ясалган әйберләрне көндәлек тормышта кулланырга тырышалар. Мәсәлән, кышка алар үлән себеркеләре әзерлиләр.

Бакчада эшләү – депрессиядән иң яхшы дару, ул күңелсез уйлардан арындыра. Моннан тыш, бу кулларның вак моторикасын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International