Россиядә Гаилә елы кысаларында һәм балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм үстерү процессларына аңлы һәм сакчыл мөнәсәбәтен формалаштыру максатларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаиләдә рәхимсез мөгамәлә булган өчен психоэмоциональ травмалары булган балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча «Үзеңне саклап» программасын гамәлгә ашыралар.
Еш кына балалар психологик җәрәхәтләре нигезендә тәрбиянең деструктив модельләре, тискәре ата-ана карашлары һәм бозылган балалар–ата-ана мөнәсәбәтләре ята. Ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм үстерү процессларына аңлы һәм сакчыл мөнәсәбәтен формалаштыру эшендә тәрбиянең зарарлы модельләрен аңлау мөһим этап булып тора. Шул максаттан Совет районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы ата-аналар өчен «Кризислы хәлләр» дигән интерактив тренинг үткәрде, ул гаиләдә конфликтсыз аралашу формалаштыруга, ата-аналарны кризислы хәлләрне җиңү ысулларына өйрәтүгә, конфликт ситуациясендә үз-үзеңне нәтиҗәле тоту күнекмәләрен үстерүгә, балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә ата-аналарның компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән.