Бүген Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә сәяси репрессия корбаннары мемориалына чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. Бу мөһим вакыйга катнашучыларга үткәннәр турында хәтерне сакларга һәм хәзерге вакытта тынычлык һәм татулыкны сакларга кирәклеген искәртте.