«Шәфкать» үзәге инсульт кичергән затларга нинди ярдәм күрсәтә

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Инсультка каршы көрәш көне 29 октябрьдә билгеләп үтелә һәм ул инсультлар, аларның профилактикасы, симптомнары һәм дәвалау ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән халыкара инициатива булып тора.

30 октябрьдә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә «Пациент мәктәбе. Яшәргә вакыт» чарасы узды. Җыелган гражданнар алдында медицина, тернәкләндерү, психология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, социаль һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.

Катнашучылар инсульт билгеләре, инсульттан соң пациентның маршрутлаштырылуы, авырудан соң психологик тернәкләнүнең мөһимлеге турында белделәр, инвалидларны пенсия белән тәэмин итү, тернәкләнү методлары белән таныштылар.

Чарада катнашучыларны инсульт кичергән гражданнар өчен социаль сервислар белән «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлназ Исакиева таныштырды. Чыгышы барышында ул үзәкнең эше турында сөйләде, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләү ысуллары һәм формалары белән таныштырды. Гөлназ Исмәгыйль кызы инсульт кичергән гражданнар белән эшләүгә аерым игътибар бирде. Мондый инвалидларга учреждениедә аерым игътибар бирелә. Үзәк базасында алар дәвалаучы табиб тәкъдим иткән медицина процедураларын, шулай ук психологик ярдәм алырга мөмкин. Мондый авырулар белән эш учреждение базасында гына түгел, стационарны алмаштыра торган технологияләр кысаларында социаль хезмәт алучыларның өйләрендә дә алып барыла.

Катнашучылар шулай ук шәһәр халкы өчен «Шәфкать» үзәге базасында техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты эшләвен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International