Министрлык вәкилләре ятим балалар проблемалары буенча III Бөтенрусия видеоконференциясендә катнашачаклар

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
1 ноябрьдә ятим балалар проблемалары буенча "Социаль ятимлекне кисәтү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибә үрнәкләре, ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыру мәсьәләсендә төбәкләрнең нәтиҗәле  модельләре" дип исемләнгән III Бөтенрусия видеоконференциясе  уздырыла. Бу көнне Русиянең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр гаиләләрдәге низагларны иртә кисәтү һәм социаль озатып бару тәҗрибәсен караячаклар. Аерым алганда, имин булмаган  гаиләләрне иртәрәк белү механизмнары, гаиләләрне ярдәм кабул итеп алырга өндәү, аларга махсус куратор билгеләү, читтән белгечләр җәлеп итү һәм ведомствоара йогынты, хезмәттәшлек мәсьәләренә басым ясалачак.
Чара 10.00 нан 13.00 сәгатькә чаклы видеоконференция режимында  үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International