Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә үсәбез һәм аралашабыз» проекты кысаларында «Алтын көз!» чарасы оештырылды. Бәйрәмгә күршедәге 255 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылган иде. Үзәктә көндезге төркемдә булган балалар белән бергә алар онытылмаслык, шатлык һәм якты тәэсирләр белән тулы көн үткәрделәр.
Чараның төп максаты – инклюзив мохит булдыру, анда махсус ихтыяҗлары булган балалар норматип яшьтәшләре белән аралаша, үзара аралашырга өйрәнә, хис-кичерешләре белән уртаклаша һәм аралашу күнекмәләрен ныгыта ала. Бәйрәм программасына көзге тематикага бик күп кызыклы уеннар һәм конкурслар кертелгән иде. Тылсымлы атмосфера тудыру өчен чакырылган әкият персонажлары мавыктыргыч викториналар һәм күңелле эстафеталар үткәрде, барлык катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте.
Мондый чаралар балаларга хезмәттәшлеккә өйрәнергә һәм уртак тел табарга ярдәм итә, бу һәр катнашучының социаль адаптациясе һәм шәхси үсеше өчен аеруча мөһим.
«Бергә үсәбез һәм аралашабыз» проекты «Яхшы эшләр формуласы» грант конкурсы кысаларында «Сибур» КТ ярдәмендә гамәлгә ашырыла.