«Кайгырту» үзәгендә эрготерапия буенча дәрес уздырдылар

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен эрготерапия дәресе үткәрделәр. Авыру яки имгәнү кичергән яки тумыштан ук үсешендә тайпылышлар булган кеше еш кына чит ярдәмгә бәйле була һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтү, йорт хуҗалыгы алып бару, ял итү мөмкинлеге булмау белән бәйле проблемаларны хәл итә алмый. Бу методика үз-үзеңә хезмәт күрсәтүнең югалган күнекмәләрен торгызырга ярдәм итә, хәрәкәт, когнитив һәм эмоциональ функцияләр яхшыра.

Дәрестә кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итүче сортерлы бизибордлар кулланылды. Шулай ук тәрбияләнүчеләргә яңа методика тәкъдим ителде – кер каптыргычлар белән эшләү рәвешендә модульле гимнастика. Методика ярдәмендә кул һәм язуда актив катнашкан бармак хәрәкәте үсә. Гади кер каптыргычларыннан оригиналь эшләнмәләр ясарга була.

Белгечләр катнашучыларга гади кер каптыргычларыннан кул эшләре ясау техникасы турында адымлап сөйләделәр, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Барысы да кызыксынып процесска кушылды һәм үз эшләренең нәтиҗәсеннән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International