Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тематик чаралар узды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Халыкара Ак кул таягы көне уңаеннан Теләче районының «Чишмә» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тематик буклетлар өләшү буенча акция уздырдылар.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр социаль әһәмиятле чарада катнаштылар. Алар өчен учреждение белгече Дарья Леонова «Бармак очларында дөнья» мәгълүмат сәгате үткәрде.

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен «Миңа йөрәк аша дөнья күренә» дигән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде. Балалар уен формасында предметларны капшап танырга, аларның формаларын билгеләргә өйрәнделәр. «Сак булыгыз, киртә» күнегүе сукыр кешеләр очраткан кыенлыкларны яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларга да бу датаның тарихы турында сөйләделәр. Балалар сукыр кешеләрнең ничек яшәвен, начар күрүчеләр өчен тактиль-тавыш җайланмалары турында белделәр, үз үҗәтлекләре һәм тормышка мәхәббәте белән зур уңышларга ирешкән һәм дөньякүләм дан казанган начар күрүче язучылар турында презентация карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International