«Яңарыш» үзәгендә спорт эстафетасы уздырдылар

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

15 октябрь көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара ак кул таягы көненә багышланган спорт эстафетасы үткәрелде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар: баскетбол, хоккей һ.б.

Мондый чаралар физик күнекмәләрне камилләштерүгә һәм мускул корсетын ныгытуга юнәлдерелгән. Шулай ук алар психологик хәлгә уңай йогынты ясый, начар күрүче һәм сукыр гражданнарга карата толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International